«Петр I образы әдәби әсәрләрдә»: әдәби сәгать (12+)

27 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Петр I образы әдәби әсәрләрдә» дигән әдәби сәгать уздырды.
Петр I шәхесе Россия тарихында әһәмиятле урын алып тора. Императорның сәяси карашлары серлелеге һәм үзенчәлеге белән бүген дә язучыларда һәм шагыйрьләрдә кызыксыну уята. Чара башында китапханәче презентация ярдәмендә аның биографиясеннән гаҗәеп һәм кызыклы фактларны сөйләде. Алга таба укучылар Петр I нең аякка басуын, үсешен тасвирланган һәм «Петр Первый», «Полтава», «Медный всадник», «Арап Петра Великого» кебек әсәрләрдә аның эчке дөньясы күрсәтелгән әдәбиятка кыскача күзәтүне тыңлады. Чара барышында Ломоносов, Пушкин һәм Набоков шигырьләреннән өзекләр укылды. Шуннан соң, дустанә рәвештә «Армия» һәм «Флот» дип исемләнгән ике командага бүленеп, электрон уен-викторинада катнаштылар. Кайбер сораулар катлаулы булды, әмма балалар, әдәбият буенча белемнәрен тулыландырып, җавапларны тиз тапты. 

Поделиться: